Ул – әкиятче, рәссам, җырчы, биюче, психолог...
Районыбызда барысы 13 балалар бакчасы, 1 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бар. Аларга 428 бала йөри.
Бүгенге тормышыбызны балалар бакчаларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Иртәдән кичкә кадәр эштә булган әти-әни өчен бакча балаларны урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә бала ашый, йоклый, шулай ук төрле һөнәрләргә өйрәнә, коллективка ияләшә.
Хезмәтегез – гаять мөһим һәм җаваплы. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Киләчәктә дә зур уңышлар, балалар мәхәббәте юлдаш булсын!
Нет комментариев