Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

31 мартка кадәр Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала

1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза. Анда 31 мартка кадәр бушлай катнашырга мөмкин.

2021 елда «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» олимпиадасында Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы катнашты.
Олимпиада биремнәре көндәлек тормыштан конкрет мисалларда финанс яктан үз-үзен тотуның рациональ моделе нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлаталар. Алар мошенниклар алымнарын ачыкларга, шәхси акчаларны һәм чыгымнары куркынычсыз файдаланырга, банк картасы белән эшләргә ярдәм итә. Аерым бурычлар блоклары эшмәкәрлек сыйфатларын үстерүгә һәм куллану культурасы өлеше буларак табигатькә сакчыл карашка багышланган.
Катнашучылар һәм җиңүчеләр үзләренең портфолиоларын сертификатлар һәм грамоталар белән тулыландыра алачак, алар Учи.ру сайтында шәхси кабинетта булачак.
Олимпиада Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, НИФИ, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәме белән һәм «кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты бурычлары нигезендә үткәрелә.

Россия Банкы Бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев