Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

34 ел вакыт узып киткән

Әфганыстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, туган илебезгә кайткан сугышчыларны искә алу көне.

Әфганстан...Каян гына килеп кергән соң безнең телебезгә сихри дә, дәһшәтле дә, ят та булган бу сүз? Килеп кергән дә, күпме кешеләрне сискәндереп, олы хәсрәтләргә салган, әти-әниләрнең төнге йокыларын качырып, бер гөнаһсыз, яшьлекләре яңа бөреләнеп чәчәк аткан күпме яшь егетләребезне илгә кургаш табутлар итеп кайтарган.... Әлеге дәһшәтле сугыш узганга да 34 ел вакыт узып киткән. Бу сугышта күпме яшь гомерләр өзелде, әниләрен, туганнарын гомерлек авыруга, газапка дучар итте.1978 елдан 1989 елның 15 нче февраленә кадәр дәвам иткән әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәделәр алар.Безнең Ары авылыннан да 2 егетебез - Мөхәммәдиев Зөфәр Мәүлетдин улы һәм Минһаҗетдинов Гамир Кираметдин улы бу сугышта булып, исән - сау туган якларына әйләнеп кайттылар.Бүгенгесе көндә авылдашларым Казан шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр.Оныклар сөяләр аллага шөкер..күп еллар үтсәдә,бу сугышның яралары йөрәкләрендә бик озакка сакланыр әле..Утлы, таулар кайтавазы булып, төшләрендә күреп уяналардыр.... Илләр-көннәребез тыныч булып, сугыш афәтләре кабатланмасын, Аллаһ тәгаләбез бары тик тыныч тормышта гына яшәргә насыйп итсен барчабызны да!

Ары мәдәният йорты Раилә Кадимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев