Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне

Социаль хезмәткәр – бу тирә яктагы кешеләргә ярдәм кулы сузучы, аларның проблемаларын чишәргә омтылучы, чын күңелдән кайгыртучан һәм ярдәмчел кеше. Аларның һөнәри бәйрәме – җәмгыять өчен аларның мөһимлеген һәм хезмәтләренең кыйммәтлеген тану көне.

Сезнең эшегез – ул гади хезмәт түгел, ул – югары максатка хезмәт итү, кешеләргә өмет һәм ярдәм бирү. Сезнең ярдәмегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм көч бирүегез күпләр өчен тормышны җиңеләйтә, авырлыкларны узып китәргә ярдәм итә. Һәрберсенә аерым караш, һәрберсенеке үз проблемасы, һәм социаль хезмәткәр, һичшиксез ярдәм итә. Ул сабырлык, энергия, кешелеклелек һәм һөнәри осталык таләп ителгән һөнәр иясе.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.  Сезнең һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев