8 мартта рәттән өч көн ял итмәүнең сәбәбен әйттеләр
Быел Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә. Тик ял көнгә туры килсә дә өч көнлек ял көтелми. Бу хакта Headhunter эксперты Ольга Владимирова сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.
«Бәйрәм датасы ял көненә (шимбәгә) туры килүгә карамастан, быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан озын яллар булмаячак. Бу ял көне июньгә күчерелде», — дигән эксперт. 8 марттагы ял көне 13 июньгә күчерү Хөкүмәт карары белән расланган иде. Шунлыктан россиялеләрне Россия көнендә дүрт көн рәттән яллар көтә.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев