«Аҗаган 2.0 » бөтенроссия хәрби-патриотик уен
Әтнә муниципаль районының «Ашыт» спорт комплексы базасында «Аҗаган 2.0 » Бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды.
Аҗаган уены район мәгариф бүлеге һәм алдангылар хәрәкәте белән берлектә оештырылды. Уен башлангыч хәрби әзерлек элементларын һәм инновацион технологияләрне куллануны берләштерә, шулай ук яшьләрдә патриотлык, җаваплылык һәм сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән. Муниципаль этапта районның 8 мәктәбеннән 9 команда катнашты.
Чараны ачу тантанасында Әтнә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Рәфкать улы Фатыйхов, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетләр катнашты.
“Аҗаган 2.0 “ хәрби-патриотик уенда катнашучыларның барысы да яхшы физик форма һәм команда рухы күрсәттеләр, куелган хәрби бурычны үтәүне барысы да бик яхшы башкардылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев