Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әбиемнең күңел сандыгы»

Түбән Бәрәскә авыл музеенда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан «Әбиемнең күңел сандыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Әлек - электән үк татар гаиләсендә балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык хатын - кызлар диярлек чигү эшен белгән. Матурлыкны күрә, аңлый белергә генә түгел, аны тудыра белергә дә өйрәткәннәр. Түбән Бәрәскә авыл музеенда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан "Әбиемнең күңел сандыгы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Нинди серләр саклый икән ул соң "әбиләрнең күңел сандыгы"? Биредәге матурлыкка кем генә сокланмас икән. Әлеге сандыкта нәрсә генә юк: чиккән кулъяулык, сөлге, түбәтәй, калфалар. Балалар, килгән кунаклар бик игътибар белән карадылар. Милли киемнәрнең, читек-күлмәкләр тарихы да сөйләнде биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев