Айгөлгә мактаулы исем бирелде
Казан шәһәренең «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган чара узды.
Фото https://rais.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.
Шунысы куанычлы, чарада райондашыбыз, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Айгөл Баһавиева да катнашты. Һәм ул очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы социаль хезмәткәрләрнең хезмәтен югары бәяләде. «Хастаханәләргә кеше күбрәк мөрәҗәгать итә, ләкин сезнең эшегез күпкә катлаулырак. Сез ярдәмгә мохтаҗларны карыйсыз, ә аларны тормышка кайтару гади генә эш түгел» , дип ассызыклады ул. Шулай ук, очрашу барышында күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, махсус хәрби операциясе зонасыннан кайтучы хәрбиләрне тернәкләндерү буенча да сораулар да күтәрелде.
Чара азагында, Рөстәм Миңнеханов барлык социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, алга бурычлар куйды, – диде Айгөл.
Сүз уңаеннан, Айгөл Баһавиева «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев