Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ак Барс» җиңелде, период тәмамланырга өч секунд кала кертелгән гол ярдәм итмәде

Бүген «Ак Барс» - «Авангард» плей-офф сериясенең икенче уены Казан командасы җиңелүе белән тәмамланды. Матч исәбе – 2:3.

Казанның «Ак Барс» һәм Омск шәһәренең «Авангард» командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыгарга көч сынаша. Финалга дүрт җиңү яулаган команда чыгачак. Хәзер ике команда исәбендә дә берәр җиңү. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Ак Барс» плей-оффның бу этабына үтәр алдыннан «Нефтехимик» һәм «Адмирал»ны дүртәр уенда җиңде, ә «Авангард» алдагы этапларда «Сибирь», «Металлург» командаларын откан иде.

Беренче период. Унҗиденче минутта «Авангард» сакчысы Виктор Сведберг исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс», азчылыкта уйнаганда, Казан командасы капкасына икенче алка керде, гол авторы – Рид Буше (0:2). Период ахырында хоккейчылар төрткәләшергә тотынды, хөкемдар да, сугыша башлаган уенчыларны туктатам дип, алар белән бозга ауды. Нәтиҗәдә, Виктор Сведберг белән Александр Радуловка дорфалык өчен штраф минутлары бирелде. Унтугызынчы минутта Алекс Броадхёрст «Ак Барс» капкасына өченче голны кертте (0:3).

Өченче периодка «Ак Барс» капкачысын алмаштырып чыгарга булды: Тимур Билалов урынына Әмир Мифтахов чыкты. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов гол кертте (1:3). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды. Период тәмамланырга өч секунд калганда, «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин гол кертте. Шуның белән ул инде чыгу юлына таба атлаган җанатарларны туктатты (2:3). 

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов).

«Авангард»

  • Демченко (Мишуров);
  • Ткачёв – Найт – Буше, Шәрипҗанов – Пайгин;
  • Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Береглазов – Сведберг;
  • Якупов – Дергачёв – Телегин, Белов – Чистяков;
  • Дедунов – Малыхин – Жарков.

«Ак Барс» – «Авангард» сериясенең киләсе уены Омск шәһәрендә үтәчәк. Матч 5 апрель 16:30 сәгатьтә башлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев