Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аллаһыма – шөкерле, әниемә рәхмәтле мин”

Күшәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле Рамазан Мөбарәкшин туган һәр көненә куанып шөкер укый.

“Тормышта һәркемнең хыялы була. Минеке – Хаҗ кылып кайту иде, бу теләгем тормышка ашты”, – ди мәкалә герое.

– Әнинең тырышлыгы белән Гомрә Хаҗына бардым. Киләчәктә дә Ислам дине юлыннан барырга уйлыйм, – дип елмая ул.

Ул шулай дисә дә, әнисе Наилә ханым:

– Үзе тырышты, бөтен кергән акчаны, сәдакаларны җыеп барды, – дип саный.

Ничек кенә булмасын, уртак тырышлык белән изге җиргә – Мәккәгә барып кайту насыйп була. Гомрә Хаҗы кылып, сау-сәламәт яшәүгә куанып, булышучыларга рәхмәт укып кайталар алар.

Биектау районының Дөбъяз авылында, беренче бала булып туып-үсә ул. Рамазанга – 18 яшь, Арча районының Яңа Кенәр мәктәбендә белем ала. Энесе Ислам җирле мәктәпнең II сыйныфында укый.

Ә дин юлына килүе кинәт кенә килеп чыга.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев