Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды

Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз катнашты, дип яза «Интертат» сайты.

Быелгы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнде.
Финал кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады. "Татар кызы" бәйгесендә Әтнә районыннан ике кызыбыз Ясминә Гыйлаҗева белән Нәзирә Хәкимова катнашты. 
Кызларның һәрберсе дә махсус номинацияләрдә бүләкләнде.

Безнең Әтнәбез кызлары «Иң ягымлы кыз» – Гыйләҗева Ясминә Радик кызы (Олы Бәрәзә авылы кызы);
«Иң иҗади кыз» – Хәкимова Нәзирә Рәис кызы (Югары Сәрдә авылы кызы) номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач районыннан Динә Зарипова булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладис ЯСМИНЭ сенлем,ОЛЫ БЭРЭЗЭ авылыбызны данладын Менэ шундый безнен ОЛУГ БЭРЭЗЭ кызлары ЧИБЭРЛЭР