Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Алтай маралы һәм тимгелле болан Татарстан урманнарында да очрый

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ««Татохотрыболовобщества» белгече Олег Скопьюк хәбәр итте.

Быел кышкы маршрут исәбе барышында «Татохотрыболовобщество» аучылык белгечләре маршрутларда республиканың төньяк районнары өчен хас булмаган кунакны теркәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ««Татохотрыболовобщества» белгече Олег Скопьюк хәбәр итте.

«Беренче елны Алабуга районында безгә болан очрады. Бу аларны иреккә актив җибәрә башлаулары белән бәйле», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, Алтай маралы һәм тимгелле болан Татарстан урманнарына әле ияләшә генә башлаган. Аларны кыргый табигатькә күптән түгел генә җибәргәннәр, шуңа күрә бик акрын үрчиләр. Әлеге хайваннарны атарга рөхсәт ителә, ләкин бик чикләнгән күләмдә: аларны бер-ике хуҗалыкта гына аулыйлар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев