Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ана капиталы булган гаиләләрнең Казанда торак сатып алу мөмкинлеге бар

2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнгән.

2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнгән. Шул рәвешле, бер бала өчен гаилә якынча 690,3 мең сум, ә ике бала өчен якынча 912,2 мең алачак. 20 процент минималь башлангыч кертемне исәпкә алып, ана капиталы булган гаиләләр яңа төзелештә бер бала белән 3,5 млн сумга кадәр яки өстәмә кертемнәрсез ике бала белән 4,6 млн сумга кадәр фатир сатып алырга мөмкин. «Яндекс Недвижимости» экспертлары «Татар-информ»га шундый нәтиҗәләр турында белдерде.

Сервис тикшеренүе нигезендә, Казанда ана капиталы һәм ташламалы ипотека булган гаиләләр өчен яңа төзелгән фатирларны сайлау бик чикләнгән. Бу, кагыйдә буларак, студия яки бер бүлмәле фатирлар. Процент нисбәтендә күрсәткеч 0,02 процент тәшкил итә.

Ике балалы гаиләләр өчен вазгыять бераз яхшырак: ташламалы ипотека һәм ана капиталы бюджеты чикләрендә Казандагы яңа төзелгән йортларда фатирларның 2,5 проценты файдаланырлык. Өстәвенә, студияләр һәм бер бүлмәле фатирлар тигез санда тәкъдим ителгән.

«Торак шартларын яхшырту өчен ана капиталын куллану — россиялеләрнең шактый популяр стратегиясе. Гаилә ипотекасының ташламалы программасын саклап калу шулай ук яңа торакка ихтыяҗны стимуллаштыра. Шуңа күрә еш кына ана капиталы килешүләр вакытында беренчел кертем сыйфатында кулланыла. Күп очракта ул башлангыч кертемнең бер өлешен генә каплый, чөнки гаиләләр торак мәйданын киңәйтүгә омтыла», - дип шәрехләде «Яндекс Недвижимости» коммерция директоры Евгений Белокуров.

Эксперт фикеренчә, мондый торакны үзләре яшәү өчен дә, киләчәктә балалар күченү өчен дә кулланырга мөмкин: бала үскән арада мондый күчемсез милекне отышлы итеп арендага тапшырырга мөмкин. «Гаилә ипотекасы буенча айлык түләү һәм озак вакытлы аренда ставкасы бер-берсенә туры килерлек булачак», – дип ачыклык кертте Белокуров.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, ун елга ипотека алучы бер балалы һәм 690 мең сумлык ана капиталы булган гаилә өчен айлык түләү якынча 30 мең сум тәшкил итәчәк. 912 мең сумлык ана капиталын кулланган ике балалы гаилә өчен түләү сатып алына торган торакның потенциаль бәясе югарырак булганга (4,6 млн сум) 40 мең сумга кадәр үсәчәк.

«Яндекс аренда» мәгълүматлары буенча, февральдә Казанда студияне озак вакытка арендалауның уртача бәясе, аена 31 мең сум тәшкил иткән, ә бер бүлмәле фатир – 37 мең сум. Бу тулаем алганда ипотека буенча айлык түләүләр белән чагыштырырлык.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев