Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей Турчак: Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләсе ике пенсия алачак

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары булган очракта, аның гаиләсе балага 23 яшь тулганчы бер үк вакытта ике пенсия алырга мөмкин.

Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Махсус хәрби операция буенча эшче төркем җитәкчесе, Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак шул хакта хәбәр итә. «Хәзер закон мондый гаиләләрнең иминият һәм туендыручысын югалту буенча ике пенсия алу хокукын карый. Бу гаиләдә 8 яшькә кадәр балалар булган очракта гамәлдә була. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр балага 23 яшь тулганчы пенсия түләүгә кагыла», - дип белдерде ул Телеграм-каналында.

Эшче төркеме җитәкчесе белдергәнчә, закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, аларның яшенә, эшкә сәләтлелегенә, мәшгульлек һәм керем өлкәсе исәпкә алынмый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев