«Әниләргә назлы сүзләр»
Хәбәрләр

«Әниләргә назлы сүзләр»

Ары мәдәният йортында «Әниләргә назлы сүзләр» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Ана


Тәрәзәгә багып тып-тын гына
Ул күз яшен юрый йолдызлардан.
Йокысыз төн. Төпсез күк йөзендә
Аның күзләредәй ай кызарган.

Урамнарда өйсез җилләр йөри,
Өшеп куя ишек кашагасы.
Улын уйлый ана: нигә кайтмый,
Киеме бар микән, ашаргасы?

Бу изге сүз борынгыдан калган:
Туган нигезеңне онытмаска!
Безме соң ул истә тоталмаган...

Балаларга васыять, оныкларга!
Болытларга баккан әни тып-тын...
Ак каеннар кайный офыкларда...


Лена ШАГЫЙРЬҖАН

Фото Фидаиль Кадимов.


Нет комментариев