Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

“Балалар, яхшы булыгыз”. 90 яшьлек әбинең яшь буынга изге теләге, амәнәте.

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Назирә Хуҗиева 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Аны туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыхова, күмәк хуҗалыкның ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Садриева һәм газетабыз редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова котлады.

Район башлыгы котлавын күзләре яшьләнеп, ихлас тыңлады, әледән-әле: “Зур рәхмәт. Үзләренең дә эшләре гел уң булсын”, – дип тәкърарлады.

Районыбызның Төрекләр авылында ишле гаиләдә туып үсә. 12 баладан 7се исән-сау үсәләр. Кечкенә Назирәгә бала вакыттан ук эш арбасына җигелергә туры килә аңа. Шул сәбәпле 4 сыйныф кына белем алып кала. Бөек Ватан сугышы чорында әнисе эштән кайтып керә алмый, ә ул үзеннән кечерәк энесе белән сеңлесен тәрбияли. Өстәвенә, йорттагы тавык чүпләп бетерә алмаслык эш тә аның өстенә өелә. Ул гына да түгел, бәрәңге, салам, печән тартып эшли торгач билен кузгаткан әнисе өчен дә эшкә чыга. Әнисен судка бирерләр дип курка ул. Күмәк хуҗалыкка хуҗалык саен кереп көл һәм кош тизәге дә җыеп йөри.

– Комыргуҗадан Хәким бабай җитәкчелегендә яз көне аларны басуга сибә идек, ә чәчү чорында комбайнда аның ярдәмчесе булып эшләдем, – дип искә алганда күзләре яшьләнде.

... Кунакларны каршы алганда “Балалар, яхшы булыгыз” 90 яшьлек әбинең яшь буынга изге теләге, амәнәте ук: “Үзегез исән-саумы? Хәлләрегез ярыймы? Игелекле булып, әти-әнине кадерләп, кешеләргә яхшы булып яшәгез”, – дигән изге теләкләренең мәгънәсен дә әңгәмә барышында аңладым.

– Без, сугыш чоры балалары, аеруча әниләрнең кадерен белеп үскән буын. Әни генә исән булсын, югыйсә энемне, сеңлемне нихәл үстереп кеше итәрмен, салымнарны ничек түләрмен, дип еламый калган бер генә төн дә булмагандыр, – дип тә шаккатырды ул. Шунда ук:

–Әниләрегезне яхшылап тәрбияләгез. Җәннәт  – әниләрнең аяк астында, – дип өстәп куйды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев