Аномаль салкыннардан соң Татарстанга кабат бураннар килә
Хәбәрләр

Аномаль салкыннардан соң Татарстанга кабат бураннар килә

Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда кабат тотрыксыз һәм дымлы һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән буран көтелә, буран вакытында күз күреме бер-ике чакрымга кадәр начарая һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исә.

Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Шул рәвешле, Татарстанда аномаль салкыннар чигенә. Бүген, 10 мартта, ТР башкаласында 118 ел элек күзәтелгән температура рекорды куелды: «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы -30,5 градуска кадәр төште.

Татар-информ


Нет комментариев