Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арча кызы Парижда мода күрсәтүдә

Әнә шулай хыялы аны үрләргә алып менгән.

Арчадан Венера Моисеева Парижга барып, Pitz Paris отелендә үткән модалар күрсәтү чарасында үзенең «алтын» күлмәге белән танылды.

Шушы көннәрдә без тегүче яшь ханым белән аның никах, туй, кичке, кечкенә принцессалар өчен күлмәкләр тегү салонында очраштык.

Венера үзе 1985 елда Чаллыда күп балалы (дүрт бала, дүртесе дә кызлар, Венераның Юлия белән игезәкләр) гаиләдә туган. Алты яшендә электр тегү машинасына утырган инде ул.

— Әнием Римма ательеда тегүче иде. Әбием дә тегүче булган. Заманында авыл саен йөреп теккән. Бер авылга тукталып эше беткәч, икенчесенә киткән. Аннан тагын юлын дәвам иткән. Ә мине әнием курчаклар, аларга күлмәкләр, пальтолар тегәргә өйрәтте. Өйдә кызлар үзара мода күрсәтү дә оештыра идек, — диде Венера. — 1996 елда без Арчага кайттык. Әнинең әти-әнисе монда яши иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда үземә күлмәкләр, кофталар тегеп кия башладым. Хезмәт дәресләрендә бишлегә генә укыдым. Тугызынчы сыйныфтан соң әнинең мине педагогика көллиятенә бирәсе килгән иде. Әмма мин Үрнәк агросәнәгать һөнәр көллиятенең Арчадагы 120нче филиалын сайладым. Ул елларда анда тегүчелеккә дә өйрәтәләр иде. Өч ел укыганнан соң югары белем алырга булдым. Игезәк сыңарым белән без спорт белән бик каты шөгыльләнә идек. Армреслинг буенча ярышларга йөреп, призлы урыннар да яуладым. Шуңа педагогия институтының физкультура факультетына керергә уйладым.

Тик кыз имтиханны тапшыра алмый. Әмма елны әрәм итәсе килми, кем белә, бәлкем, язмыш кушуы да булгандыр, сәнгать училищесына укырга керә. Бер ел уку дәверендә тегәргә, рәсем ясарга, чигәргә өйрәнә. Һәм бу аңа бүгенге көнгә кадәр ярдәм итә. Уңышларга ирешүдә дә зур роль уйный.

Тагын укуын дәвам итәргә хыяллана Венера. Бу юлы дизайнерлык кызыксындара башлый аны. Кияүгә чыга да, аны да тормышка ашыра алмый кала. Онлайн-курсларда укып, туй күлмәкләре тегү остасына әверелә. Берара портьерлар да тегеп ала әле.

— Үземә, дус кызларыма, әнигә, апа-сеңелләремә күлмәкләр тегә идем. Тора-бара заказлар да бирә башладылар, — ди Венера Моисеева. — Беренче тапкыр күмәкләремне күрсәтергә Казанга чакырдылар. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 15 оста тегүче арасында беренче урынны яуладым. Россиядәге дизайн буенча Италия мәктәбенең Казандагы филиалында уку хокукын алдым. Алты ай дәвамында Италия методикасы буенча модельләштерү, күлмәк дизайнын үзләштердек. Аннан Ульяновскида мода күрсәтүдә, Түбән Новгородта «Иң яхшы күлмәк» бәйгесендә катнаштым, Мәскәүдә яшь модельерлар арасында уңыш казандым.

Бу уңышлардан соң Венераның үзенә дә кызык була башлый. Социаль челтәрдә кутюр (югары мода) мәктәбендә бәйге-марафонга языла. Ягъни, әлеге бәйге-марафонны оештыручы аны төрле күлмәкләр тегәргә өйрәтә. Анда Венера ун иң яхшы тегүче арасына керә һәм аларны Парижга җибәрәләр.

— Франция башкаласына барганчы без әлеге курслар методикасы буенча яңа күлмәкләр тектек. Ун кешедән зур коллекция барлыкка килде. Микроавтобус белән Польша, Германия, Литва аша бардык. Илнең төрле почмакларыннан «Кутюр» мәктәбеннән килгән дизайнерлар бар иде. Татарстаннан мин берүзем, — диде ул. — Модалар күрсәтү Парижның Pitz Paris отелендә үтте. Кулдан челтәрләр белән чигеп теккән алтын төстәге күлмәгемне тәкъдим иттем. Социаль челтәрләрдә күзәтеп бардылар, бик күп уңай фикерләр җиткерделәр. Гомер буе Парижда булырга хыялланган идем, ул менә шулай тормышка ашты. Истә калырлык сәяхәт булды ул.

Анда 2019 елның октябрендә барсалар, декабрьдә тегүче-дизайнер Венера Моисееваны Казанга ресторанга модалар күрсәтергә чакыралар. Егермегә якын күлмәген тәкъдим итә ул.

Курсларда алган белемнәр аны күп нәрсәгә өйрәтә. Бер урында гына таптанырга теләми яшь ханым, аның үсәсе, камилләшәсе килә. Үз методикасы өстендә эшли башлый. Салонын ачу турында хыяллана.

— Бер фильм караган идем. Шул мине хыялланырга мәҗбүр итте, — ди Венера. — Анда яшь ханым эшләпәләр чигеп тегә, үзенең туй салоны була, ә ике игезәк кызы әниләренә булыша. Минем дә туй салоны ачасым килде. Һәм мин аны тормышка ашырдым да. Башта кечкенә генә бүлмәдә идем, хәзер подиумнар белән зур салон ачтым. Ирем Олег бик булышты. Барлык күлмәкләр дә кулдан чигелеп тегелгән, бер генә данәдә, кабатланмый. Иҗади кызларга хәзер үзем ярдәм итәргә әзер.

Венераның ике кызы үсеп килә. Ольга да, Валерия дә 13-11 яшьтә генә булуларына карамастан, әниләре кебек тегәләр, чигәләр. Әниләренең зур ярдәмчеләре. Ә Венера Моисеева һаман эзләнүдә. Никах, туй күлмәкләре белән генә чикләнеп калмаган, күз явын алырлык кичке күлмәкләр, балалар—яшь принцессалар өчен дә бәйрәмчә костюмнар тегә башлаган. Әнә шулай хыялы аны үрләргә алып менгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев