СВОда һәлак булган хәрбинең хатыны аферистларга 9 миллион чамасы акча күчергән.
24 яшьлек хатын-кыз дүрт көн буе, имештер, инвестицион платформага акча күчергән.
Арча районында 24 яшьлек хатын-кыз, процентлардан акча эшләмәкче булып, 9 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.
“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ул февраль урталарында интернет аша инвестиция нигезендә акча эшләргә карар кылган.
Ул дүрт көн эчендә мошенникларга 8 миллион 835 мең сум күчергән. Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, хатын-кыз ялган инвесторларга күчергән акчасын махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ире өчен алган булган.
Миллионнар күчерелгән счетларның мошенникларныкы икәнлеге ачыкланган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев