Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Армиядән чын ир егет булып кайтасын», - ди әтием

Армия…Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган.

Яп - яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Менә шундый батыр  ир-егетләр арасында минем әтием  дә булуы - безнең өчен зур горурлык Әтиебез Багавиев Данис Римхәт улы 1991 елда хәрби хезмәткә алына. Хәрби хезмәт юлын ул, Азов диңгезе белән Кара диңгез кушылган урында урнашкан, герой шәһәр Керчьтә башлый. Ул анда алты  ай белем ала, ягъни «учебкада» була.  Башта самолетларның двигатален кабызу агрегатларында эшләргә өйрәнәләр. АПА  - 5 (Аэродромный пусковой агрегат) дигән   махсус  кабызу машинасында эшләргә өйрәтәләр.  Аннан  соң, әти Марий Эл республикасы Йошкар Ола да хезмәт итә, ул хәрби  аэродромда эшли. Самолет һәм  вертолетларны  техник хәзерлеген тәэмин итеп карап тикшереп торалар. Әтинең бүген дә армия  истәлеге  итеп күп санлы фотолары  һәм  куен дәфтәре -  блокноты  саклана. Анда истәлекләр, шигырьләр,  җырлар  һәм дуслары турында язылган язмалар  һәм адреслар саклана.
  Ул 1993 елның 12 октябрендә исән-сау туган авылына әйләнеп кайткан. «Армиядән чын ир егет булып кайтасын» , - ди әтием. 
Армиядә төшерелгән күп санлы  фотографияләргә карап,  әтиемнең яшь чагын күрәм, яшь  егет вакытын күз аллыйм. Дөньялар тыныч булсын, бөтен илнең балалары да безнең кебек тыныч йокыларын йоклап, сөенә-сөенә мәктәпләренә барсын, аларның бары тик шат авазлары гына яңгырап торсын иде. Мәктәптә  хәрби  патриотик ай кысаларында очрашулар уздырыла, күргәзмәләр  оештырыла, конкурслар уза. Проект эшләре дә эшлибез. Игелекле эшләребез  дәвамлы булсын.
 

Багавиев Адель Күәм урта мәктәбенең  8нче  сыйныф  укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев