Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әсгать Сәфәров «Динамо»ның республикада иң уңышлы һәм иң яхшы спорт җәмгыяте булуын әйтте

Казанда Татарстан «Динамо» Физкультура-спорт җәмгыяте пленумы утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан спорт җәмгыяте җитәкчесе һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистлар белән сөйләште һәм «Динамо»ның республикада иң уңышлы һәм иң яхшы спорт җәмгыяте булуын билгеләп үтте.

«Динамо»ның уңышлары һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Ул безнең спорт җәмгыяте традицияләре. «Динамо» Татарстанның иң уңышлы һәм иң яхшы спорт җәмгыяте булды һәм шулай булып кала да. Төрле вакытлар булды. Әлбәттә, казанышлар да, борчулар да бар. Безнең «Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы әлегә тиешле дәрәҗәгә чыга алмый. Ә менә безнең атучылар чыгышы республикага күп бүләкләр китерде. Гомумән алганда, мин җәмгыятебез эшеннән канәгать», — дип ассызыклады Сәфәров.

Шулай ук ул «Динамо»ның спорт хәрәкәтен оештыру системасын тулысынча саклап кала алган җәмгыять булуын билгеләп үтте.

«Безнең җәмгыять Россиянең спорт таянычы булды һәм шулай булып кала да. «Динамо» –беркайчан да үз илен уңайсыз хәлдә калдырмаган илебезнең иң борынгы спорт җәмгыяте», — дип йомгаклады спорт җәмгыяте рәисе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев