Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Астрономнар көчле магнит давыллары турында кисәтә

Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Кояш-Җир физикасы институты лабораториясе хәбәр итә.

Иртәгә, 20 гыйнварда, Кояшта иң югары класслы Х кабынышы булу сәбәпле, Җирдә G3 һәм G4 дәрәҗәсендәге көчле магнит давыллары көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Кояш-Җир физикасы институты лабораториясе хәбәр итә.

Астрономнар Кояшта бүленеп чыккан плазманың Җиргә таба хәрәкәт итүе турында хәбәр итте.

«Магнит давылларының көтелгән дәрәҗәсе – G3/G4. Поляр балкышлар зонасының иң түбән чиге – 50 градуска кадәр», - дип билгеләделәр тикшеренүчеләр.

Көчле магнит давыллары вакытында кешеләр баш авырту, хәлсезлек, кан басымы күтәрелү, йокысызлыктан интегергә мөмкин. Белгечләр моны магнит кыры тирбәнешләре вакытында капилляр кан агымы акрынаю һәм тукымаларда кислород ачлыгы барлыкка килү белән аңлата.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев