Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алмаз Җиһаншин 2 урынга лаек була
«Сәнәгать бакчачылыгы» компетенциясе буенча «Профессионаллар» эшче һөнәрләр чемпионатының соңгы (төбәкара) этабы Кабардино-Балкариядә уза.
Ярышта Мәскәү, Белгород, Воронеж, Курск, Саратов, Томск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Кабардино-Балкариянең үзеннән төбәк этапларында җиңүчеләр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурсантлар ярыш барышында сәнәгать бакчачылыгының төп күнекмәләрен аңлатып үткәннәр. Алар туфракның кислоталылыгын анализлаганнар, эшне оптималь планлаштыру өчен метеошартларны өйрәнгәннәр, корткычларны ачыклаганнар һәм аларга каршы көрәш методларын билгеләгәннәр.
Бу ряшларда Әтнә авыл хуьалыгы техникумы студенты Алмаз Җиһаншинга тиңнәр булмаган. Җиңүченең остазы Рөстәм Сөнгатуллин.
– Мондый ярышларга беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел. Шуңа да ярышка яхшы итеп әзерләнергә тырышабыз.
Көндәшләребез зур шәһәрләрдән булсалар да, Алмазның тырышлыгы, һәр биремне җиренә җиткереп башкаруы җиңүгә китерде,
– диде Рөстәм Бакир улы.
– Алдыңа максат куйсаң, үз дигәнеңә ирешеп була, – дигән иде Фәридә Фәрит кызы сөйләшүебез барышында.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентларының үз максатларына омтылышы, остазларының һәр фикерен, сүзен тыңлый белеп, белемгә омтылуларының татлы җимеше дияргә була бу җиңүләрне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев