Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев «Кадрлар» милли проекты кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты
Мәшгульлек үзәкләрен яңарту исә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм гражданнарга уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
"Кадрлар" милли проекты кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев танышты. Яңартылган мәшгульлек үзәге район халкы хезмәт белән тәэмин итү буенча хезмәтләрне заманча һәм уңайлы шартларда ала алсын өчен булдырылган.
Яңартылган бинада эш эзләүчеләр өчен электрон чират системасы, уңайлы көтү зоналары, балалар почмагы һәм төрле консультацияләр үткәрү өчен урыннар бар. Моннан тыш, инвалидлар өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Капиталь ремонттан соң үзәк хезмәткәрләре заманча җиһазландырылган кабинетларда, җайлы шартларда халыкка хезмәт күрсәтә ала. Бу үз чиратында эш сыйфатын күтәрергә һәм клиентларга игътибарлырак булырга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Хисамиев барлык ремонт эшләрен карап, уңай бәя бирүен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев