Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиевның Бөек Җиңү белән котлавы
Кадерле тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Әтнә халкы!
Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм! Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган, көнне төнгә ялгап басу-кырларда, фермаларда эшләгән кадерле ветераннарыбыз – Сезнең каһарманлыгыгыз аша яуланган Бөек Җиңү тантанасы мәңге онытылмаячак. Туган ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, аларның батырлыкларын һәрчак хәтеребездә тотарбыз. Без, яшь буын сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Күп еллар узса да, сезнең каһарманлыкны һәрдаим истә тотабыз, сезнең кыюлыкка сокланабыз.
Зәңгәр күк йөзле тыныч тормыш яулау өчен кылган батырлыгыгыз өчен чиксез зур рәхмәт. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган илгә чиксез мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшь буын район тормышының һәр өлкәсендә актив катнаша.
Бүген дә Ватаныбыз хәрбиләре дәүләт әһәмиятендәге катлаулы бурычны үти. Егетләребез кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, ата-бабаларыбызның батырлыгын үрнәк итеп алып, алга куйган максатларга ирешәләр. Аларның барысының да махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлап, исән-имин туган якларына, гаиләләренә кайтуларын телим.
Дөньяларыбыз тыныч булсын да, якын кешеләребезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә-иминлектә озын гомер итәргә язсын!
Сезне тагын бер кат Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Сезгә гаилә иминлеге телим, дөньялар тыныч булып, саулык-сәламәтлектә, балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәгез. Яңа Җиңү язларын да исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын!
Рөстәм Хисамиев, Әтнә районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев