Әтнә районы юлларында чокыр-чакырларны ямыйлар
Быел иртәләделәр.
Иртә яздан районнынң "Татавтодор"ның Әтнә филиалы район юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшен башлап җибәрә иде.
Быел иртәләделәр. Моңа кышның җылы килүе дә, карның аз булуы да сәбәпче булгандыр бәлки. Зур чокырлар янына кечкенәләре дә үрчеде. «Бисмилла»ны әйтеп юлга кузгаласын да, чокырга төшеп менгәч «Әстәгафирулла»ны искә аласың. Андый чокырлар барында «лежачий полицейский» да кирәкми.
«Мина»га басмас өчен әйләнеп узмакчы буласың да, нәкъ шул вакытта кирәк бит, каршыга машинасы очрый.
Менә рәхмәт. Юллардагы тирән чокырлар ямалган. Машинада йөрүе рәхәт. Юлларны караучылар исән-имин эшләсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев