Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы муниципаль этап ел укытучысы – 2025 ел конкурсы булып узды

“Ел укытучысы-2025»нең абсолют җиңүчесе – Лидия Хәкимова.

Әтнә районы муниципаль этап ел укытучысы – 2025 ел конкурсы булып узды. Барлык мәктәпләрдән җиңеп чыккан укытучылар 35 минутлык дәрес фрагменты курсәттеләр.

3 мәктәптән педдебютта катнашучы яшь укытучылар да булды. Барлыгы 15 укытучы катнашты. Икенче этап бәйгесендә 15-20 минутлык мастер-класс та күрсәтелде. Җиңүчеләр белән таныш булыгыз, алар Республиканың февраль аенда Кукмарада узачак зона этабында районыбыз данын яклаячаклар. “Ел укытучысы-2025"нең абсолют җиңүчесе – Лидия Хәкимова, Олы Әтнә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.  I урынны Күңгәр урта мәктәбеннән Зөһрә Госманова – инглиз теле укытучысы яулады. II урында – Бәрәзә төп мәктәбеннән  башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Масгутовна һәм Күлле-Киме мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Рөстәмовна. III урынны Яңа Шашы төп мәктәбеннән Фәридә Әхмәтовна, информатика-математика укытучысы һәм Комыргуҗа урта мәктәбеннән физкультура укытучысы Рамил Равилевич бүлештеләр. 
Яшь укытучылар арасындагы номинациядә Олы Әтнә урта мәктәбеннән Ләйлә Галиева, башлангыч сыйныф укытучысы җиңде. Ул да җиңүчеләребез белән зона бәйгесенә барачак.

Татар теле укытучылары арасыннан Иске Өҗем  төп мәктәбеннән Гөлфия Вадутовна җиңүче булды. Ул да зона бәйгесенә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев