Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы үзәк китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан «Осталык дәресе» үткәрделәр

Өлкәннәр рәсемнәр ясагач чәй табыны янында дәвам иттеләр.

- Өйрәнергә бервакытта да соң түгеллегенә тагын бер кат инандык бүген. Әтнә районы үзәк китапханәчеләре Өлкәннәр көне белән котлап, үзләренең актив укучыларын "Осталык дәресе"нә чакырдылар. Китапханә бусагасын азрак куркып, азрак шикләнеп атладык. Булырмы, көлкегә калмабызмы дигән уйлар да йөгереп үтте.
   Кызларыбыз елмаеп каршы алдылар, бәйрәм белән котладылар. Аннан соң эш урыннарыбызга утырдык. Ак кәгазь, пумала, буяу, су...

Сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Гөлназ ханымга төбәлдек. Рәсем ясарга тиешлегебезне аңлаган идек. Тик ул без уйлаганча карандаш белән булмады. Оста рәссамнәрчә, буяу белән пумаладан башладык. Серләренә төшендерүче укытучыбызның һәр сүзен йотып, һәр хәрәкәтен күңелгә салып эшләргә тырыштык. Ә ул безне үсендереп торды. Үзебезне оста рәссам итеп тоярга ярдәм иткән китапханәче кызларыбызга, укытучыбыз Гөлназга хөрмәтебез зур. Рәсемнәрне күрсәтешеп, мактанышып бергәләп фотога төшкәч, чәй табыны артында бу шөгыльнең ни дәрәҗәдә тынычландыруы турында да, очрашулар кирәклеге хакында да сөйләштек. Соңгысы булмас күк....
    Үз эшләренең осталары нәкъ менә Сезнең кебек ачык, кешелекле, ихтирамлы, игътибарлы... була. Исән-сау эшләгез. Үзегезгә дә без күргән хөрмәт насыйп булсын.
Яше буенча өлкән, күңеле белән яшьлектә булучыларны бәйрәмебез белән котлыйм. Сәламәт булыйк! Әәмиииин, – дип үзенең «ВКонтакте» челтәрендә сөенечен уртаклашкан Сүрия апа Мингатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев