Әтнә районына җәмәгать судьясы билгеләнде
Яңа судья элек тә Әтнә районы судында эшләде.
2025 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Әтнә район судында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2025 елның 20 февралендәге Карары белән өч еллык вәкаләт срогына сайланган җәмәгать судьясы Алия Сафиуллина ант кабул итүенә багышланган тантаналы чара узды.
Элегрәк Татарстан Республикасы Әтнә район суды судьясы ярдәмчесе дәүләт граждан хезмәткәре вазыйфасын биләгән.
Чарада Татарстан Республикасы Әтнә район суды рәисе Азат Нәҗмиев, район һәм җәмәгать судлары Аппараты катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев