Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнә районына депутат килде

Гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Әтнә районына ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килде.

Гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Әтнә районына ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килде. Депутат «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул итү үткәрде. Барлыгы 3 кеше мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү мәсьәләләре каралды.

Камил Әсгать улы гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады һәм җентекләп өйрәнү һәм эшкәртү, мөмкин булганча ярдәм итү өчен контрольгә алды.

Депутат Камил Нугаев җирле бүлекчә башкарма секретаре Равилә Мөхәммәтгалиева һәм “Изгелек” халыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова белән мөмкинлеге чикле балалы гаиләләрдә булдылар. Алар балаларның әти-әниләре белән аралаштылар, депутат балаларга тәмле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев