Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әтнә – Республикада үрнәк районнарның берсе”

20 февраль көнне район сессиясе узды. Аны район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов алып барды.

Сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Әтнә муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары белән Габделәхәт Гыйлемхан улы таныштырды.

– Сөт җитештерү буенча районыбыз хаклы рәвештә республикада беренче урында бара. Узган елда 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 2159 килограмм сөт җитештердек. Республика буенча уртача күрсәткеч 381 килограмм тәшкил итә. 1 сыерга уртача еллык савым 11194 килограмм булды, – диде ул.

Хисап елында авыл хуҗалыгы предприятияләре тарафыннан 11,5 мең тонна сөт һәм 4,9 мең тонна ит җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 13 % ка, ит җитештерү 18% ка арткан. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов чыгышын дәвам итеп:

– Тагын бер мөһим күрсәткечне искә алырга кирәк. Ул – төп капиталга инвестицияләр. Гади тел белән әйткәндә – киләсе көнне кайгыртып, җитештерү базасын ныгытуга кертелгән акчалар. 2022 елда инвестицияләр күләме 2 млрд. сум тәшкил итте. Инвестицияләр структурасында төп өлешне авыл хуҗалыгы тармагы алып тора – 1,536 млрд. сум. Хисап елында “Тукай“ хужалыгында 2400 башлык терлекчелек комплексының 600 башка исәпләнгән сыер торагы, 1000 башка исәпләнгән бозау тораклары төзелде. Инвестицияләр күләме 380 млн. сум тәшкил итте. Ленин исемендәге хуҗалыкта 880 башлык терлекчелек комплексының 440 башка исәпләнгән сыер торагы һәм саву залы төзелә башлады. Бүгенгесе көнгә 150 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарылды. “Күшәр” хуҗалыгында 32 млн. сумга сыер һәм тана торакларына реконструкция ясалды, – диде ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев