«Әтнә таңы» газетасында шәп бәйге уза
Хәбәрләр

«Әтнә таңы» газетасында шәп бәйге уза

Үзегезнең ял иткәнегезне фотога төшереп яки видео ясап 89046737776 номерына юлларга кирәк.

Авылда яшәүче өчен йорт-җир, мал-туар, бакчадагы бәрәңге, яшелчә – тормыш терәге. Һәм алар һәрдаим карап-тәрбияләп торуны таләп итәләр. Җәйге ялыбыз шуннан гыйбарәт.

Бакчага чыгып саф һава сулап, берәр җиләк-җимеш җыеп куану – берни  белән дә чагыштырмаслык күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә.

Күшәр авылыннан  Равия Садретдинова.


Нет комментариев