Әтнә театры Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган фестивальдән җиңү белән кайта
Әтнә театры артисты Марат Хәбибуллин Үзәк Азия халыкара театр фестивале лауреаты булды.
Әтнә театры Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган Үзәк Азия халыкара театр фестиваленнән җиңү белән кайта. Театр Казахстанга Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен алып барган иде.
«Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады», дип сөенечләре белән уртаклашты театрның телеграмм каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев