Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнә техникумы «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда кунакта

Иң истә кала торганы ветеринария, пешекче-кондитер, механизация бүлеге студентлары уздырган мастер-класслар булды.

Техникум студентлары һәм укытучылары "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда кунакта булып кайттылар.
Техникумда укытыла торган белгечлекләр һәм һөнәрләр белән танышканнан соң, викторина сорауларына актив җавап биреп, бүләкләр алдылар. Җырчы һәм биюче егет-кызларыбыз да осталыкларын күрсәттеләр, лагерьда ял итүчеләр аларны көчле алкышларга күмделәр.

Иң истә кала торганы ветеринария, пешекче-кондитер, механизация бүлеге студентлары уздырган мастер-класслар булды. Ял итүчеләр студентларны кызыксынып тыңладылар, өйрәнеп карап тордылар һәм соңыннан үзләре дә тотынып эшләп карадылар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы темаларына рәсем конкурсы да үткәрелде, актив катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Әлеге очрашу онытлымаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Лагерьда ял итүчеләр дә, студентлар да әлеге танышудан кәнәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев