Әтнә урманында кәккүк моңланганы ишетелә
Урманда
Мең аһәңне ишетергә була-
Урманда шул анда серлелек.
Әйтә сыман урман: "Күренмәдең,
Кайда идең, дустым, син элек?"
Ерактан ук хисле күңелләрне
Юккамыни тора чакырып.
Каеннары-көяз ханымнардай,
Карап туймас анда матурлык!
Монда гына ахры син үзеңне
Чын бәхетле итеп хис итү.
Көтелмәгән рәхәтлек ул җанга-
Кәккүк моңланганын ишетү.
Агачлар да монда кочак җәеп,
Ботак сузып сине сәламли.
Итәгатьле җәнлекләргә чаклы,
Беркем монда сиңа бәйләнми.
Вакыт тапмый сирәк күрешсәк тә
Урман бит ул минем якын дус.
Кабат шулай очрашырга язсын,
Урманкаем-минем, сау бул, хуш!
Фанавис Давлетбаев,
Наил Латыйф фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев