Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә “Декоратив панно” исемле кызыклы, иҗади осталык дәресе үтте

Китапханәдә китаплар укырга да, кызыклы чараларда катнашырга да була.

Осталык дәресләре үткәрү китапханәбезнең күркәм традициясенә әверелеп бара. 30 нчы март көнне Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен “Декоратив панно” исемле кызыклы, иҗади осталык дәресе үткәрделәр. Чарада китапханәнең күп китап укучы, кул эшләре белән кызыксынучы, актив егетләре һәм кызлары катнашты, алар макраме техникасында заманча интерьер бизәлеше ясарга өйрәнделәр. Укучылар макраме үрү серләренә төшенделәр, табигый мамык шпагат җепләр, агач муенсалар, гадәти агач ботагы кулланып стенага кую өчен оригиналь паннолар эшләделәр. Дустанә җылы атмосферада укучылар осталык дәресе узуын сизми дә калдылар. Һәрберсе үз иҗат иткән үзенчәлекле эшләнмәсен үзе белән алды. Кабатланмас эшләнмәләр хуҗаларын һәрвакыт сөендереп торыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев