Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә яшүсмер кызлар өчен “Үзенчәлекле чәч каптырмасы» ясау буенча осталык дәресе үтте

Осталык дәресен китапханәбезнең актив китап укучысы, кул эшләре остасы Тумакаева Эльвира Рәфикъ кызы үткәрде

Җәйге каникулларны файдалы, рәхәт һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан китапханәдә яшүсмер кызлар өчен “Үзенчәлекле чәч каптырмасы" ясау буенча осталык дәресе үтте. 
Башта китапханәче фоамиран материалының барлыкка килү тарихы, төрләре, көнкүрештә куллану ысуллары турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Осталык дәресен китапханәбезнең актив китап укучысы, кул эшләре остасы Тумакаева Эльвира Рәфикъ кызы үткәрде. Ул укучыларны эш тәртибе белән таныштырды, чәч каптырмасы бизәлешләре турында сөйләде, үзенең эшләнмә үрнәкләрен дә күрсәтте. 
Эльвира Рәфикъ кызы чараның ахырында эшләнмәләр ясау буенча нәтиҗә чыгарып, катнашучыларның фикерләрен тыңлап узды. Башкарылган эшләреннән канәгать калган балалар осталык дәресеннән яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев