Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә «Хуш исле шәмнәр” ясау буенча осталык дәресе узды

Әлеге чара Пушкин картасы проекты кысаларында үтте.

Бүген  28 нче февраль көнне Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Хуш исле шәмнәр” ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Чарага Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары – Пушкин картасыннан актив кулланучылар килде. Китапханәчеләр умарта продукциясенең файдасы, әһәмияте һәм кулланылышы турында мәгълүмат сөйләделәр, хуш исле шәмнәр ясау алымнары белән уртаклаштылар. Укучылар умарта кәрәзеннән экологик чиста, файдалы шәмнәр ясау серләренә төшенделәр, берсеннән-берсе матур, төрле варианттагы һәм төрле төстәге шәмнәр ясап, аларны табигый һәм декоратив элементлар белән бизәделәр. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үз кулларың белән ясалган шәмнәр өйне бизәү өчен дә, якыннарыңа бүләк итү өчен дә бик матур эшләнмә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев