Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә «Алдынгы бул: җәй хәрәкәттә!» фестивале узды

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында бүген районыбызда бик кызыклы, файдалы һәм истә калырлык чара – мәктәп яны лагерьлары тәрбияләнүчеләре өчен «Алдынгы бул: җәй хәрәкәттә!» фестивале узды.

Лагерьның соңгы көнендә балаларга чын бәйрәм бүләк булды бу. Фестиваль кысаларында балалар өчен 7 төрле мәйданчыкта кызыклы мастер-класслар оештырылган иде. Һәрберсендә укучылар яңа белемнәр алдылар, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар:

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы;

«Ашыт» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре;

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының профилактика бүлеге хезмәткәрләре;

Район спорт мәктәбе; 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре; 

Район мәктәпләренең тәрбия буенча директор киңәшчеләре;

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бик матур чаралар оештырганнар.

Фестивальнең кадерле кунаклары – районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов иде. Алар балалар белән бик җылы аралаштылар, аларның кызыксынуларын бүлештеләр, «Алдынгылар хәрәкәте» мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Мастер-класслар тәмамлангач, фестиваль лагерь тәрбияләнүчеләре әзерләгән матур концертка әверелде. Балаларның сәләте, шат йөзләре һәм моңлы чыгышлары тамашачыларны да рухландырды дияргә нигез бар.

Районыбыз башлыгы һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе көн дәвамында шулай ук «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда да булдылар. Андагы шартлар, балаларның ялы, туклану һәм вакытны файдалы үткәрү мәсьәләләре белән дә якыннан таныштылар. Балаларның ялын тагын да кызыклырак итү буенча фикер алыштылар.

Фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев