31 октябрь көнне Социаль фонд бүлегенең Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәтләрендә гражданнарны өстәмә кабул итү көне узачак.
31 октябрь, шимбә көнне, Татарстан халкы Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итә алачак — бу көнне халыкны өстәмә кабул итү оештырыла.
Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими рәвештә үткәрелә, бу гражданнарның үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта хәл итү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.
Өстәмә кабул итү көнендә бүлек белгечләре клиентларга пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү һәм социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Гадәти эш көннәрендә булган юнәлешләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле гаризаларны тапшырырга мөмкин. «Эшләүче гражданнарның, бигрәк тә стандарт график буенча эшләгән очракта эш көннәрендә клиент хезмәтенә бару мөмкинлеге юк.
Һәр ай ахырында өстәмә кабул итү көннәре нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә дә.
Безнең өчен Татарстан халкының эштән сорап йөрмичә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп тормыйча гына үзләре өчен уңайлы вакытта тиешле хезмәтләрдән файдалана алуы мөһим», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әтнәдә сәгать 9.00.-12.00 гә кадәр. Килер алдыннан үзегез сайлаган клиент хезмәтенең эш сәгатьләрен ачыкларга һәм паспорт әзерләргә, аерым очракларда мөрәҗәгать итү мәсьәләсенә кагылышлы документларны барлап куярга тәкъдим ителә.
Клиент хезмәтләренең адреслары һәм актуаль эш сәгатьләре Россия Социаль фондының рәсми сайтында урнаштырылган Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).
Россия Социаль Фондының Әтнә районы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге
Нет комментариев