Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә - Һөнәри юнәлеш бирү чараларының мобиль офисы

2023 елның 2 августында «Чулпан» балалар сәламәтләндерү лагеренда Бердәм Россия белән карьерам» партия проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Мөхәммәтгалиева Р. Р. һәм Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. К. Сабирова балигъ булмаган гражданнарга һөнәри юнәлеш буенча хезмәт күрсәтү өчен Мобиль офиска чыгуны оештырды.

Чараның төп максаты һөнәри һәм шәхси үзбилгеләнүгә һәм укучыда һөнәр сайлауга әзерлек формалаштыруга юнәлдерелгән. Чарада укучыларны активлаштыруның иң нәтиҗәле формалары һәм ысуллары кулланылды. Әңгәмәләр-консультацияләр, һөнәри юнәлеш бирү уеннары-разминкалар үткәрделәр: «һөнәрне чамалагыз», «һөнәр дөньясына сәяхәт», шулай ук "Мин һәм һөнәрләр дөньясы"темасына күңел ачу конкурслары. 
Чарада 12-18 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты. Очрашу барышында укучыларга "һөнәри омтылышларны билгеләү"дигән һөнәри юнәлеш бирүче сораштыру-тестлар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев