Әтнәдә язгы ташуга хәзерлек тикшерелде
Мондый чаралар язгы ташу чорында килеп чыгарга мөмкин булган хәлләргә алдан ук әзер булу мөмкинлеген бирә.
Бүген команда-штаб өйрәнүләренең беренче этабында идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы көчләре белән берлектә Язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча гамәлләр эшләнә.
Күнегүләр барышында мобиль оператив төркемнәрнең эшне координацияләве, махсус техниканың әзерлеге тикшерелде.
Беренче чираттагы бурычлар арасында-җитәкчеләр составына Хәбәр итү һәм аларны җыю, үткәрелә торган чаралар турында халыкка хәбәр итү, оператив төркемнәрнең бергәләп эшләве, зыян күргән халыкны эвакуацияләү, урнаштыру һәм тереклек белән тәэмин итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев