Әтнәдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән шоферлар белән таныштырабыз
27 октябрь – Россиядә автомобильчеләр көне. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында.
Һәр елны, октябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне, безнең илебездә транспорт хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә. Шушы матур, истәлекле бәйрәмегез белән сезне. Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез, имин юллар насыйп булсын һәркемгә дә!
Быелгы бөртекле-кузаклылар уңышын һәм терлек азыгын ташуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән шоферлар белән таныштырабыз.
Әлеге исемлекне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим итте.
1. “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативыннан Салават Сафин “КамАЗ” машинасында урып-җыю башыннан 10449 тонна йөк ташыды, башкарган эше 88909 тн/км тәшкил итте.
2. “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Рәсим Гыйниятуллин “КамАЗ” машинасында 7261 тонна йөк ташып, 83557 тонна/км эш башкарды.
3. “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы шоферы Марс Насыйбуллин “КамАЗ” машинасында урып-җыю чоры башланганнан бирле 10206 тонна йөк ташыды – барысы 71636 тн/км эш башкарды.
4. “Күшәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүче Илнур Тимриев “КамаЗ” белән 8448 тонна йөк ташыды, 66509 тн/км эш башкарды.
5. “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Марат Сәмигуллин урып-җыю башыннан алып 7619 тонна йөк ташып, 98443 тн/км эш башкарды.
6. Җаваплылыгы чикләнгән “Уңыш” җәмгыяте агрофирмасы шоферы Динар Таһиров “КамАЗ” машинасында 7221 тонна йөк ташыды һәм 70999 тн/км эш башкарды.
7. Җаваплылыгы чикләнгән “Уңыш” җәмгыяте агрофирмасыннан Фәнис Шиһабетдинов 6859 тонна йөк ташып, 67467 тн/км эш башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев