Чараның башлангычында һәрвакыттагыча «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Биектау бүлекчәсе башлыгы Алсу Сафиуллина торды.
Анда бер төркем укучылар белән берлектә Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Руслан Исмәгыйлев катнашты. Укучылар машина йөртүчеләргә Алсу Сафиуллина алып килгән буклетларны, ерактан янып торучы жилетларны өләштеләр. Шулай ук җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
“ЮИД” хәрәкәтендә йөрүче бу укучылар караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеген ассызыкладылар.
Югарыда билгеләнгәнчә, юл куркынычсызлыгы буенча файдалы киңәшләр язылган буклетлар һәм белешмәләр дә таратылды.
Нет комментариев