Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә пенсиягә китүче салкын душ кабул итте

108нче янгын сүндерү бүлегендә каравыл начальнигы Искәндәр Хадиевне ике янгын сүндерү машинасыннан су сиптереп, душ коендырдылар.

Әнә шулай традициягә тугры калып, аны зурлап пенсиягә озаттылар. Башта смена тезелеп, каравыл начальнигын алга чыгарып котладылар, бүләкләделәр. Афәрин! Бик күңелле, истә калырлык чара оештырганнар.
Бүлек начальнигы вазифасын башкаручы Габделнур Абдуллин Искәндәр Хадиевнең күпьеллык нәтиҗәле хезмәт башкаруын, югары профессиональлеген, үз эшенең чын остасы булуын билгеләде.
Гадәттә, без, янгын сүндерүчеләрнең кырыслыгын, төгәллеген, аз сүзлелеген күреп ияләнгән. Юк, искиткеч шат, ихлас бәйрәм итә дә белә алар. Монысын видеодан һәм фотолардан күреп тә белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев