Әтнәдә Республика көне уңаеннан «Ачык микрофон» һәм махсус чакырылган артистлар чыгышы булды.
Талантлар күп безнең Әтнә җирендә. Җыр, бию, шигырь сөйләү буенча Әтнә осталарын күреп, хәйран калып утырдык. Берсен икенчесе уздыра, телләре телгә йокмый... Хәер, “Ачык микрофон”ның максаты алар арасында бәйге оештыру т үгел, ә шуларны сәхнәгә күтәреп, үз талантларын бәян иттерү. Салкынча булса да, тамашачы күп иде.
Шөкер, халыкны районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм республикадан килгән кунаклар Республика көне белән котладылар. Шунда ук үз һөнәренең осталарын тәбрикләү шаһите дә булдык. Моннан тыш, Әтнә районының Электрон мактау тактасына лаек булучыларга махсус сертификатлар да тапшырып уздылар.
Тамашачы өзелеп көткән артистлар чыгышы да булып узды. Шунысын әйтү дә җитә, Алсу Хәбибуллина җырлаганда сәхнә янына ук килеп, әвереп тә алдылар. Кунаклар чыгышы вакытында да. Соңрак та аннан китмәделәр дә.
Кыскасы, әлеге күңелле чара фотолары белән таныша аласыз.
Нет комментариев