Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә - «Синең вакыт»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының уку залында “Синең вакыт” дип исемләнгән марафон узды.

Әлеге чара яшьләр көне уңаеннан уздырылды. Очрашуның кунаклары һәм спикерлары бик файдалы мәгълүматлар җиткерделәр. Биредә Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгыннан килгән вәкилләр дә, үзебезнең районның актив яшьләре дә чәй өстәле артында очраштылар. Үзара җанлы әңгәмә булды ул. кунакларга килсәк:

АНО «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» директоры Камол Бобоханов грантлар алу, проектлар язу һәм үз идеяләреңне тормышка ашыру юллары турында эчтәлекле чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик озату һәм профилактик эш бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – баш киңәшче Ольга Алиҗан кызы Логвинова республика күләмендә яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр, ярдәм чаралары һәм программалар белән таныштырды.

Шулай ук очрашуда районның төрле тармак җитәкчеләре дә катнашты:

Аларның һәрберсе үз оешмаларында яшьләр өчен нинди шартлар тудырылуы, түгәрәкләр, секцияләр, белем алу һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләде.

Яшьләргә үзләренең сорауларын район башлыгы Рөстәм Хисамиевка бирү мөмкинлеге дә булды. Район башлыгы яшьләрнең тәкъдимнәрен кызыксынып тыңлады һәм үз фикерләрен җиткерде.

 Гадәттә мондый очрашулар азагында яшьләр берәр сленг иҗат итәләр. Ә район башлыгы әйткән фикер бу очрашуның төп лозунгы булды дияргә нигез бар. Рөстәм Хисамиев ярдәме белән ул: «Мин Әтнәдә яшәргә телим», дип яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев