Хәбәрләр

Әтнәдә «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Күрше фест проекты кысаларында чираттагы чара узды

Һәрбер кеше, бу тамашаны карап, үз күңеленә ниндидер бер яктылык, рухи байлык алып кайтты. Бу – мәдәниятнең, сәнгатьнең көче.

"Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында Күрше фест проекты кысаларында чираттагы чара узды. Тукай мәсәлләре буенча тере читкә булды  Әтнә театры артистлары Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Алинә Сидеева, Алмаз Гарипов, Гөлнара Сөнгатуллина адәм балаларына хас булган сыйфатларны Габдулла Тукай мәсәлләре аша чагылдырырдылар. 

Мәсәлләрдәге төп фикерләр, акыллы киңәшләр, тамашачыларга һәрбер моментта аңлаешлы булды, аларның күңелләрендә тирән эз калдырды. Артистларның сәхнәдәге табигыйлеге, һәрхәлләре, хәрәкәтләре, тавышлары – барысы да бербөтен, гармонияле образ тудырды.

«Туган ягым» паркының мондый мәдәни чараларга урын бирүе, бигрәк тә яшь буын өчен бик әһәмиятле. Бу – балаларны, яшьләрне татар халкының милли моңын, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын өйрәнүгә тартуның бер ысулы.


Нет комментариев