Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә вакансияләр ярминкәсе узды

2 октябрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең «Минем карьерам» партия проекты кысаларында «Россия эше» кадрлар үзәге Әтнә районы буенча пенсия алды яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук эш эзләүче һәм эшсез гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды.

Әлеге чарада  2 оешма катнашты:

  • ҖАХК «Мәңгәр»
  • ГАПОУ «Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы»

Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләрне тәкъдим иттеләр: шәфкать туташы, психолог, шофер, уку эшләре буенча директор урынбасары, ярдәмче эшче һәм башкалар. Кадрлар консультантлары килүчеләрне интернет-ресурслар аша, шул исәптән Бердәм цифрлы платформаны кулланып, эш эзләү мөмкинлеге, «Кадрлар» милли проекты буенча уку, кадрлар үзәге күрсәтә торган дәүләт ярдәме турында мәгълүмат белән таныштырды.

Вакансияләр ярминкәсенә 5 граждан килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев