Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдән Рафил Сабиров икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар буенча киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар буенча киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшкә йомгак ясады һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.
Альберт Борһанов үзенең докладында билгеләп үткәнчә, узган 2024 ел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе өчен нәтиҗәле эш елы булды, ул Идарәгә республикада һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң җаваплы бурычларны хәл итәргә һәм хезмәт алдында туган чакыруларга җавап бирергә сәләтле таныла торган ведомствога әверелергә ярдәм итте. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе Россия Федерациясе субъектлары арасында эшчәнлекнең һәр юнәлеше буенча лидерлар өчлегенә керә.

Шунысын да әйтергә кирәк, киңәшмә ахырында 2024 елда нәтиҗәле эшләре өчен алдынгы булган бүлекләргә дипломнар тапшырылды. Алар арасында Әтнә районының дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге дә бар иде. Рафил Сабиров икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев